Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова: "Пыр тузып эшләмәсәң берсе дә китереп бирми"

Татарстанның атказанган, халык артисты Гүзәл Уразова үзенең инстаграмында фәлсәфи пост урнаштырган.   "Бүген лайтовый понедельник. (Лайтовый - инглиз теленнән, җиңел). Эш тә күп кебек, ләкин шуңа ка...

Татарстанның атказанган, халык артисты Гүзәл Уразова үзенең инстаграмында фәлсәфи пост урнаштырган.

 
"Бүген лайтовый понедельник. (Лайтовый - инглиз теленнән, җиңел). Эш тә күп кебек, ләкин шуңа карамастан бик ашыкмыйм да. Ашыгып та арыйсың икән. Күңел тынычлыгы җитми шикелле ашыгып яшәгәндә. Кайсыбер чагында үземне тынычландырам мин. Эш бүре түгел, урманга качмас әле дим. Унбиш минутка җитә. Аннан тагын җиң сызганыла. Шулай инде ул. Пыр тузып эшләмәсәң берсе дә китереп бирми. Карап торганда бар кешенең дә тормышы җиңел генә корылган кебек, "Үрдәге каз сымак". Шуңа ике кул ике аякка һәм алга! Минем яратып әйткән сүзем! Тырышкан татар ташка кадак кагар! Берәрегез языгыз әле! Эшләмичә генә әйбәт яшәп буламы ул?" - дип сорый Уразова.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк