Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова: «Такого не ожидал никто!»

Тамашачы яраткан артистының концертына буш кул белән йөрмәгәне күптән беленә иде инде. Әмма Гүзәл Уразованың концертындагы очрак барысын да узып китә. Cоңгы концертларның берсендә иҗатын яратучы абый...

Тамашачы яраткан артистының концертына буш кул белән йөрмәгәне күптән беленә иде инде. Әмма Гүзәл Уразованың концертындагы очрак барысын да узып китә. Cоңгы концертларның берсендә иҗатын яратучы абый җырчыга көтелмәгән бүләк ясый.

Тамашачы Гүзәлгә багышлаган җырын сәхнәдә башкарган. Тракторист булып эшләүче, Альберт исемле гади генә абый бер дә аптырап тормый. Чын күңелдән җырын башкарып, артисткага рәхмәтен белдерде. «Такого никто не ожидал!», – дип язган Уразова бу хакта.

Альберт абыйның кыюлыгына сокланып була. Мондый бүләк ничек таң калдырмасын?

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: @guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк