Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова тамашачыдан ярдәм сорый

Бүген Гүзәл Уразованың инстаграмында «SOS!» исемле видео пәйда булды. Биредә җырчы маска киеп тамашачасыннан киңәш сорый. «Төркемебездә барыбыз да авырдылар. Азакка кадәр «Мин чирләмим!», дип йөрдем....

Бүген Гүзәл Уразованың инстаграмында «SOS!» исемле видео пәйда булды. Биредә җырчы маска киеп тамашачасыннан киңәш сорый.

«Төркемебездә барыбыз да авырдылар. Азакка кадәр «Мин чирләмим!», дип йөрдем. Әмма ахыр чиктә мин дә авырдым. Концертны уздыргач, борын тыгылды, ә хәзер тамакка төште... Кем ничек булдыра, миңа киңәш итегез әле. Ничек тиз арада аякка басырга?» – дип киңәш сорый Гүзәл.

Һәр кешенең организмы авыруларны индивидуаль кичерә. Әмма укучылар киңәшләре артисткага ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк