Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова тамашачының әрсезлеге хакында: «Миңа шок булды»

Гадәттә артистлар концертта булган хәлләр белән инстаграмда актив уртаклаша. Берничә көн элек Гүзәл Уразова чираттагы кызыклы видеоны инстаграм сәхифәсенә урнаштырды. Биредә Чаллы концертыннан бер ми...

Гадәттә артистлар концертта булган хәлләр белән инстаграмда актив уртаклаша. Берничә көн элек Гүзәл Уразова чираттагы кызыклы видеоны инстаграм сәхифәсенә урнаштырды.

Биредә Чаллы концертыннан бер мизгел сурәтләнгән. «Миңа шок булды. Чаллы концертында бер малай сәхнәгә ике плитка шоколад алып менде. Без шоколадларны алып аңа плакат биргән идек. Одну мне, одну тебе дип теге шоколад плиткасының берсен алып төшеп тә китте», –  дип яза Уразова бу хакта.

Җырчының укучылары малайны хупладылар. «Дөрес эшләгән, сезгә күп була бит», – дип шаярта берсе.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк