Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова «тешләр»не сумкасында саклый

Хәл болайрак була. Гүзәл Мәскәүдә яшәүче дус кызының туган көненә, күп төрле киемнәргә туры килә торган сумка бүләк итәргә уйлый. Бүләккә дигән сумка Мәскүгә баруны көтеп өйдә тора. Бер көнне Гүзәлләр...

Хәл болайрак була. Гүзәл Мәскәүдә яшәүче дус кызының туган көненә, күп төрле киемнәргә туры килә торган сумка бүләк итәргә уйлый. Бүләккә дигән сумка Мәскүгә баруны көтеп өйдә тора. Бер көнне Гүзәлләр кунак җыялар, алар арасыфнда олы яшьтәге абый-апалар да була. Ерактан килгән әби, юлдан арып, иртә йокларга ята. Йоклар алдыннан, гадәттәгечә, теш протезын стаканга салып куя. Гүзәл Уразованың улы Самир бу хәлне кызыксынып күзәтеп тора. Әби йоклап киткәч, экрен генә ул протезны алып, башкаларга күрсәтмичә уйный, кеше күрмәгәе дип теге бүләккә дигән сумкага салып куя. Иртәнге якта әби үзенең протезын таба алмыйча, тешсез кайтып китә. Шул арада Мәскәүгә баручы да табыла, теге сумканы шуның артыннан иптәш кызга җибәрәләр. Бүләк кулга килеп кергәч, дус кызы шалтырата: «Сумка өчен зур рәхмәт, ошады. Әмма протезы әлегә кирәкмәс иде, иртәрәк миңа», ‒ ди.

Менә шулай Татарстаннан да чыкмаган әбинең протезы Мәскәү күреп, исән-сау хуҗасына әйләнеп кайта.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк