Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова «выпускной»га әзерләнә (видео)

Бик тиздән мәктәпләрдә-балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре гөрли башлаячак. Популяр җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе дә әлеге дулкынландыргыч мизгелләргә әзерләнә: кызлары Камилә...

Бик тиздән мәктәпләрдә-балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре гөрли башлаячак. Популяр җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе дә әлеге дулкынландыргыч мизгелләргә әзерләнә: кызлары Камиләнең бакчаны тәмамлап, тәүге мәртәбә мәктәпкә барыр вакыты якынлаша. Бу көннәрдә Гүзәл Уразова бакчада репетицияләрдә катнашып йөри. «Бүген иртә белән без репетициядә. Балалар бакчасында тиздән Камиләбезнең чыгарылыш кичәсе. Ботен укытучылар, балалар, шундый яхшы программа әзерлиләр, мине дә чакырдылар», - дип уртаклаша җырчы. Үзенең балачагын искә төшереп сагына Гүзәл: «Рәхәт чаклар, бер нәрсә турында уйланмыйча, әти-әни кочагына сыенып яши торган балачак вакыт. Һәрбер баланың балачагы да, киләчәге дә яхшы булсын. Яхшы кешеләр булып үссеннәр, киләчәктә әти-әниләренең сөенечләре булып, бәхетле гомерләрдә яшәсеннәр. Амин», - дип тели ул.

Фото:@guzelurazova

Тулырак: matbugat.ru

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хэерле иртэ дусларым? Буген иртэ белэн без репетициядэ. Балалар бакчасында тиздэн Камилэбезнен чыгарылыш кичэсе) Ботен укытучылар,балалар,шундый яхшы программа эзерлилэр,мине дэ чакырдылар ? Уземнен балачагым искэ тоште,сагындыра кайвакыт.? Рэхэт чаклар,бер нэрсэ турында уйланмыйча эти эни кочагына сыенып яши торган балачак вакыт. Хэрбер баланын балачагы да,килэчэге дэ яхшы булсын диеп телик эле. Яхшы кешелэр булып усеннэр,килэчэктэ эти энилэрнен соенечлэре булып,бэхетле гомерлэрдэ яшэсеннэр. Амин ? #гузельуразова #скоровыпускной #балаларым

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк