Гүзәл Уразовадан шатлыклы хәбәр!
Җырчы, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үзенең Инстаграм тасмасында шатлыклы хәбәр белән уртаклаша. Бүген аның икенче әнисе – каенанасының туган көне икән. Шул уңайдан артист сөекле ире Илдар...
Җырчы, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үзенең Инстаграм тасмасында шатлыклы хәбәр белән уртаклаша. Бүген аның икенче әнисе – каенанасының туган көне икән. Шул уңайдан артист сөекле ире Илдар Хәкимовның әнисенә матур теләкләрен җиткерә. «Әни! Туган көнең белән! Бәхетле, сау-сәламәт бул! Син һәрчак елмаеп торасың, шул елмаю чаткысы йөзеңнән беркайчан да китмәсен! Без сине бик яратабыз», – дип яза Гүзәл. Хәкимовлар гаиләсенә килен булып төшкән чакларын искә алып, артист каенанасына багышланган җырын һәм бергә төшкән фотосурәтләрен әлеге матур тәбрикләү сүзләре янына урнаштырган.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @guzelurazova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк