Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразовадан шатлыклы хәбәр!

«Уррра! Бүген дөньяга тагы бер Уразова аваз салды!», – шушы сүзләр белән җырчы бер фамилияле иҗатын яратучы хатын-кызны котлый.  Берничә көн элек җырчының аккаунтында видеоязма пәйда булды. Биредә Ур...

«Уррра! Бүген дөньяга тагы бер Уразова аваз салды!», – шушы сүзләр белән җырчы бер фамилияле иҗатын яратучы хатын-кызны котлый. 

Берничә көн элек җырчының аккаунтында видеоязма пәйда булды. Биредә Уразова адашын бала туу белән тәбрикли. Әмма вакыты соң булуы сәбәпле кыз трубкасын алмый, шуңа күрә артистка әни булган җанатары белән соңрак шалтыратышырга вәгъдә бирә. «Төкле аягың белән, сабый! Телең ачылгач шалтыратышырбыз», дип яза ул.

Әни булган Вероника Уразова телефонын алмаса да, шушы постны күреп, җырчыга рәхмәтен белдерде: «Бүген генә Cезне роддомда искә алган идек», – ди ул.

Уразова сүзе буенча, аның фамилиясе сирәк очрый торганга күрә, бу хәбәр аңа бик шатлыклы һәм сөенеч булды. Пост астында Данир Сабиров: «Миндәге фамилия бик сирәк очрый. Бары тик ярты Узбәкстанда һәм Татарстанда», дип шаяртып яза.

Ә Сезнең нинди фамилия? Сирәк, әллә еш кына очрый торганмы?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк