Гүзәл Уразовага күптән көтелгән исем бирелде

Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры, танылган продюсер Рифат Фәттахов бүген үзенең инстаграм аккаунтында Гүзәл Уразовага дәрәҗәле исем бирелү яңалыгын җиткерде.
«Күңелле һәм күптән көтелгән хәбәр: затлы, моңлы, дәрәҗәле, яраткан җырчыбыз Гүзәл Уразовага «Татарстанның халык артисты » дигән мактаулы исем бирелде» дип яза ул.
Без дә җырчыны әлеге мактаулы исеме белән чын күңелдән котлыйбыз!
Автор: Александра Иванова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте