Гүзәл Уразовага ышанырга буламы?

Хәзерге көндә артист халкы реклама ясап та күп акча эшли. Аларның үз аккаунтларында күп кенә товарларга уңай бәяләмәләр күрергә була. Мәсәлән, Гүзәл Уразова диюгә «Бәрәкәтле» сөт комбинаты күз алдына килә. Гүзәлнең аккаунтында «Бәрәкәтле»нең күп товарлары очрый, радиода шул турыда  җыр җырлый, ул аларның йөзе дисәң дә ялгыш булмас. Белүебезчә, Гүзәлнең ютубта үз аккаунты бар, ул анда берәр ризык рецепты видеосын төшерсә, әлбәттә инде «Бәрәкәтле» продукциясен куллана. Менә инстаграмда да ул кызык сорау биргән, «Сез нинди су эчэсез?», дигән. Гүзәл ниндине эчә дип сорамагыз да, әлбәттә инде «Бәрәкәтле»некен. Чөнки калган маркаларның суларыннан тора торгач ис килә башлый, кайберләре бөтенләй яшелләнә икән. Бу рекламаларга ышанучылар бардыр инде, ләкин Гүзәл Уразова «Бәрәкәтле» продукциясен мактый дип, бөтен кеше дә шуны гына куллана алмый бит инде.

Автор: Г.Хәлиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
313
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы