Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразованы чәчәкләргә күмгәннәр

8 гыйнварда Гүзәл Уразова үзенең туган көнендә зур концерт бирде. Бирегә аны котлап күп иҗатташ дуслары килгән иде. Шушы концерттан соң ул үзенең инстаграм аккаунтына видео куйды. Шушы видеода ул үзен...

8 гыйнварда Гүзәл Уразова үзенең туган көнендә зур концерт бирде. Бирегә аны котлап күп иҗатташ дуслары килгән иде. Шушы концерттан соң ул үзенең инстаграм аккаунтына видео куйды. Шушы видеода ул үзенә бүләк ителгән чәчәкләрне күрсәтә, алар шулкадәр күп. Шулай ук тамашачыларын, килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Дуслар, менә туган көн дә узып китте. Шултиклем чәчәкләргә күмдегез, үземнең җырлаган җырдагы кебек булды инде бу. Чәчкәләрнең нигә кирәге бар, өзеп бирер кеше булмагач, дигән. Өзеп бирер кешеләр сез, хөрмәтләдегез, зурладыгыз. Мондый бәхетне көтмәгән идем дә дуслар, шулхәтлем күңелемә рәхәт булды. Бүгенгә кадәр әле үземә килә алмыйча йөрим. Һаман котлаулар кабул итәм, чын мәгънәсендә зурладыгыз. Сезнең миңа карата булган мөнәсәбәтегез өчен, барлык теләкләрегез тормышка ашсын өчен амин диясе килә. Сезнең ышанычны акларга тырышырмын. Алла бирса исәнлектә-саулыкта җыр-моңнарыбыз белән, бер-беребезне онытмыйча, бер-беребезне хөрмәтләп, шушы сәхнәләрдә күп еллар очрашып яшәргә язсын, дип әйтәсем килә. Барыгызны яратам», дип сөйләде Гүзәл.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк