Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразованың тормышындагы авыр мизгелләре

"Адәм белән Һава" тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова тормышындагы иң авыр мизгелләрне искә төшерде. “Әти-әнидән аерылып, 1999 елда Казанга килү авыр булды. Бик сагына идем. Сту...

"Адәм белән Һава" тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова тормышындагы иң авыр мизгелләрне искә төшерде.

“Әти-әнидән аерылып, 1999 елда Казанга килү авыр булды. Бик сагына идем. Студент вакытта поездга акча җитсә, кайтып китә идем. Аннан төялеп киләм бит инде. Бервакыт телеграфка барырга акча юк. Яшәгән җирдән үзәккә бару өчен троллейбуска, автобуска утырырга кирәк. Сумка төбеннән жетонга җитәрлек акча таптым. Кыш көне шәһәр үзәгенә кадәр җәяү бардым, чөнки транспортка утырсам шалтыратырга акча калмый. Бик озак бардым. Әнигә шалтыратып, елап җибәрдем. Әни, минем акча да юк, дидем. Шундый мизгелләр дә булды", - дип күз яшьләре аша сөйләде җырчы.

Фото: @guzelurazova

Тулысы белән интертаттан укыгыз

Чыганак: интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк