Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Яхина «әдәбият» номинациясендә «Россиядә эшләнгән» премиясенә лаек булды

Язучы Гүзәл Яхина «Әдәбият» номинациясендә «Россиядә эшләнгән»  («Сделано в России-2018») премиясе җиңүчесе булды. Хәбәр премия бәйгесен оештыручы «Сноб» проекты порталында басылып чыкты. «Гүзәл Яхин...

Язучы Гүзәл Яхина «Әдәбият» номинациясендә «Россиядә эшләнгән»  («Сделано в России-2018») премиясе җиңүчесе булды. Хәбәр премия бәйгесен оештыручы «Сноб» проекты порталында басылып чыкты.

«Гүзәл Яхина «Әдәбият» номинациясендә «Балаларым минем» («Дети мои») романы белән җиңү яулады», – диелгән хәбәрдә.

Премия тапшыру тантанасыннан фотографияләрне Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман  инстаграмдагы сәхифәсендә урнаштырды. Ул «Россиядә эшләнгән» премиясен  «Зур ил» номинациясендә алды. 

«Россиядә эшләнгән» проектында 7 премиянең икесе Татарстанга кайта. «Без Гүзәл белән бер-беребезгә тавыш бирдек һәм сезнең белән барыбыз бергә – Республика өчен»,  дип язган Фишман Яхина белән төшкән уртак рәсем астына.

Гүзәл Яхина бу бәйгедә Мария Степанова («Памяти памяти» китабы), Андрей Хлобыстин («Шизореволюция: очерки петербургской культуры второй половины ХХ века») һәм Дмитрий Глуховский («Текст» романы) белән беррәттән ярышкан.

Гүзәл Яхина 2015 елда бестселлер булган «Зөләйха күзләрен ача» романы белән танылды. «Балаларым минем» авторның икенче китабы. Язучы анда 1920 1930 елларда СССРда Идел буенда яшәгән немец Якоб Бах тарихын бәян иткән.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк