Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Яхинаның «Дети мои» романы немец теленә тәрҗемә ителде

Октябрь аенда язучы Гүзәл Яхина Германиядә «Дети мои» романын тәкъдим итәчәк. Ләкин роман «Дети Волги» исеме белән дөнья күрде. Бу хакта язучы АҖ Татмедианың гендиректоры Андрей Кузьминның интервьюсын...

Октябрь аенда язучы Гүзәл Яхина Германиядә «Дети мои» романын тәкъдим итәчәк. Ләкин роман «Дети Волги» исеме белән дөнья күрде. Бу хакта язучы АҖ Татмедианың гендиректоры Андрей Кузьминның интервьюсында хәбәр итте.

Романда төп герой, укытучы Якоб Бах, исеменнән 20-30 елларда Идел буенда яшәгән немец халкы хакында сөйләнә. Якоб бердән-бер кызын үстерә һәм  чынга аша торган әкиятләр яза.

«16 августта «Дети мои» романы немец телендә чыкты. Немец телендә «Дети Волги» (Wolgakinder) дип атала», — диде Гүзәл Яхина.

Ул мондый исемне немец укучысы өчен тагын да уңышлырак дип саный, тик Германиядә роман ничек кабул ителәчәген язучы әйтә алмый.

Россия язучысы Гүзәл Яхина белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоязманы «Татар-информ» МА YouTube каналында карарга мөмкин булачак.

Андрей Кузьминның «Интервью без галстука» программасында тамашачылар шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә карый алачаклар.

Автор: Г. Вәлиева

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк