Логотип
Хәбәрләр

Гүзәлем ирен сәхнә артыннан карап торды

Салават Миннехановны хатыны Гүзәлемнән башка күз алдына китереп тә булмый. Тик «Яңа ел солянкасы»нда Салават ялгызы гына җырлады. Гүзәлем исә иренең чыгышын сәхнә артыннан гына карады. Билгеле булганч...

Салават Миннехановны хатыны Гүзәлемнән башка күз алдына китереп тә булмый. Тик «Яңа ел солянкасы»нда Салават ялгызы гына җырлады. Гүзәлем исә иренең чыгышын сәхнә артыннан гына карады. Билгеле булганча, Гүзәлем бәби көтә.

Салават үзе сәхнәгә чыкканчы, сәхнә уртасына урындык куйдылар. Ул урындыкның нәрсәгә кирәк булуына төшенеп булмады.

Икенче үзенчәлекле ягы – Салаватның эшләпә киюе иде. Үзенчәлекле дип, бу алым кабатланмас түгел. Мәсәлән, Мөнир Рахмаев белән Асаф Вәлиевны эшләпәсез күз алдына да китереп булмый. Салават та шулар рәтенә керергә омтыла инде әллә?!

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк