Логотип
Хәбәрләр

Гүзәлем һәм Салават Миннихановны котлыйбыз!

Күптән түгел җырчы Гүзәлем яулык кибетен ачып җибәргән иде. Узган ялларда ул инде тагын бер яңа кибетен ачкан. Бу хакта Салават Минниханов сөйгән ярын котлап инстаграм сәхифәсендә пост язган. «Кадерл...

Күптән түгел җырчы Гүзәлем яулык кибетен ачып җибәргән иде. Узган ялларда ул инде тагын бер яңа кибетен ачкан. Бу хакта Салават Минниханов сөйгән ярын котлап инстаграм сәхифәсендә пост язган.

«Кадерлем, котлыйм сине тагын бер яңа кибетең ачылуы белән! Син зур молодец, мин синең белән горурланам, сокланам. Моңарда гына тукталмасын, алга таба да зур уңышлар, яңа ачылышлар телим», – дип котлады ул.

Гүзәлем барлык килгән кунакларга рәхмәтен белдерде: «Мине хөрмәт итеп, зурлап, вакытыгызны табып, хәтта күчтәнәчләр белән килгәнсез. Ачылыш бик матур узды».

Без дә котлауларга кушылып, җырчыны котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @guzelem_official

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк