Логотип
Хәбәрләр

Габделфәт Сафин: «Гримеркалардагы сүгенүләрне күралмыйм, анда я гайбәт, я кирәкмәгән сөйләшүләр, я көнләшү»

«Нишләп минем белән очрашып сөйләшергә булдыгыз? Сез еш интервью бирмисез бит...», - дип башладым Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин белән әңгәмәмне. Билгеле булганча, Габделфәт абый «Акчарлак...

«Нишләп минем белән очрашып сөйләшергә булдыгыз? Сез еш интервью бирмисез бит...», - дип башладым Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин белән әңгәмәмне. Билгеле булганча, Габделфәт абый «Акчарлак» газетасын чыгара. Әлеге басмада да аның ачылып сөйләгән мәкаләсен тапмадым. Кызык...

«Әйбер артыннан куып яшәргә кирәкми»

- Габделфәт абый, сөйләшүебезне балачагыгыздан башлыйк әле. Рәхәттә үстегезме?

- Совет системасында туып, шунда үстем. Минемчә, әлеге чордан да бәхетле чор юк. Хәтерлим: сәгать иртәнге биштә торып, Кырлай мәктәбенә укырга йөри идек. Өч классны үземнең авылымда укыдым, ә менә дүртенче класстан башлап, биш чакрым ераклыктагы мәктәпкә йөрдем. Салкынмы, яңгыр явамы – барыбер! Бераздан трактор бирделәр. Шул “гусеница”га чана тагыла иде. Чанага утырып, дуңгыз балалары кебек мәктәпкә бара идек. Тракторның әкрен баруы барыбызга да билгеле. Чамасы белән 1,5 сәгать. Әкрен генә баргач, туңасың да әле. Өшемәс өчен, артыннан йөгереп төшә идек.

- Мәктәптә яхшы укыдыгызмы? Сездән күчерәләр идеме?

- «4+» билгесенә укыдым. Миннән күчерәләр иде. Җәүдәт исемле классташым бар. Гомергә миннән калмады. Ул миннән күчергәч, тикшереп чыга идем. Соңыннан эшне укытучыга тапшырабыз бит инде. Икебезнекендә дә бер хата юк, ләкин укытучы миңа бишле куя, аңа – өчле. Сыйныфташымның язуы танымаслык иде, бары мин генә таный идем.

- Бай үстегезме?

- Без үскәндә, бай, ярлы кеше юк иде, сеңлем. Ул вакытта иң кирәк әйбер велосипед иде дип хәтерлим. Анысын да алдылар. Велосипед булганнарны урта дәрәҗәдәге кешеләргә кертик, ә мотоциклың булса, син бай дип саналасың инде. Бер дустымда мотоцикл бар иде. Яшермим: кызыктыра иде.

- Әти-әниегез кем булып эшләде?

- Әтием бригадир булып та, экономист булып та эшләде. Әнием исә гади колхозчы булды. Әни шәл дә бәйли белә иде. Бер шәллек мамык 50-60 сум тора, ә сатканда, 140-160 сум итеп сата идек. Әйтеп үтәргә кирәк: әтигә быел 98 яшь тула.

- Әниегез кайчан үлде?

- Әни үлгәнгә унтугыз ел бүген. Әнине җирләдек тә, Уфага чыгып киттем. Концертта әни турында җырымны башкарганда, ахырына кадәр җырлап бетерә алмадым. Тамакта төер барлыкка килгән иде.

- Габделфәт абый, бүген яшәү җиңелме ул?

- Һәр чорның үз авырлыгы. Кешелекле чор – 1950 елдан соң килгән еллар. Ул чорда кешеләр узышмый иде, бер-береңә карата хөрмәт бар иде. Әлеге елларның бер генә кимчелеге бар – ул атеизм. Аллаһны тану дигән күренеш юк иде. Шулай да, мәчетләрне бетерсәләр дә, Аллаһка ышанучы кеше барыбер ышануын дәвам итте. Ул бит күңел түрендә, шуңа күрә ышану яисә ышанмау кешенең үзеннән генә тора. Намазын да укыгыннар, уразасын да тотканнар.

Тулырак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк