Логотип
Хәбәрләр

«Габдерәшит булсынмыни?» Татарстан язучылары Казан аэропортына Тукай исемен бирүне яклап чыкты

Казан халыкара аэропортының яңа атамасы өчен тавыш бирү дәвам итә. «Россиянең бөек исемнәре» проектының беренче этабында халык үзе күрергә теләгән исемнәрне тәкъдим итте. Билгеле булганча, татар шагый...

Казан халыкара аэропортының яңа атамасы өчен тавыш бирү дәвам итә. «Россиянең бөек исемнәре» проектының беренче этабында халык үзе күрергә теләгән исемнәрне тәкъдим итте. Билгеле булганча, татар шагыйрьләре Г.Тукай белән М. Җәлил һәм авиаконструктор А. Туполевка тавыш бирергә мөмкин. Әлегә 31483 тавыш белән Г. Тукай исеме алда бара, А. Туполев өчен 10388 кеше тавыш биргән, М. Җәлил өчен 4817 тавыш җыелган.

«Без үз милләтебезнең баласын сайларга тиеш»

Ни өчен «Казан» халыкара аэропорты Г.Тукай исемен йөртергә тиеш? – дигән сорауга Язучылар берлеге рәисе тулы җавап бирә алмады. Әллә әйтергә теләмәде, әллә җавап бирерлек сүзләр таба алмады... Аның чыгышын Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова дәвам итте.

Безнең җөмһүриятебезнең төп аэропортына исем бирү хакында сүз чыккач, мин иң беренчеләрдән булып кушылдым. Балаларым да Г.Тукай өчен тавыш бирде. Ни өчен Казан халыкара аэропорты әлеге шәхеснең исеме белән аталырга тиеш? Безнең Тукаебыз татар-төрки дөньясында билгеле. Казанга чит илләрдән килүчеләр бик күп, Г.Тукайның исеме яңгыраса халыкта бу шәхескә карата зур кызыксыну уяныр. Билетларда да Г.Тукай исеме күрсәтеләчәк, әлеге билетлар дөньяның төрле почмагына таралыр. Татар милләте арасында лаек кешеләр шактый, аларның саны йөздән артып китәр иде. 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк