Логотип
Хәбәрләр

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Зур концерт»

24 февральдә (18.30) Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Зур концерт»! Татарстан Республикасы джаз оркестрының әлеге татарча проекты 2017 елның 7 февралендә башланды. Проектның ...

24 февральдә (18.30) Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Зур концерт»!

Татарстан Республикасы джаз оркестрының әлеге татарча проекты 2017 елның 7 февралендә башланды. Проектның   җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова. Татар җырчыларының джаз оркестрга кушылып татар композиторлары әсәрләрен башкаруына, «татарча джаз»ны пропагандалауга йөз тоткан әлеге музыкаль проект шул ук елны 23 апрельдә Мәскәү тамашачысына дә тәкъдим ителде. Мәскәүнең «Асадуллаев йорты»нда узган концертны башкалада яшәүче татар зыялылары һәм эшмәкәрләре карады һәм оркестр чыгышына югары бәя бирделәр. Филармония джаз оркестры тарафыннан оештырылган әлеге концертларда республиканың танылган башкаручылары, Россиякүләм танылган эстрада hәм джаз осталары катнаша.

24 февральдә Филармония сәхнәсендә музыка сөючеләрнең мәхәббәтен яулаган җырчылар һәм музыкантлар: Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, Мәскәү кунаклары – Мари Карне hәм Зоряна Фәрхетдинова; Илгиз Шәйхразыев, Рөстәм Насыйбуллин, Азат Фазлыев, Эльмир Низамов, «Казан егетләре» төркеме, Эльза Заяри, Зәринә Вилданова, Игорь Дмитриев, Алинә Ибраева, Әлфия Шәрипова, Динар Шәрәфетдинов, Лилиана Газизова, Альмира Әхмәтгәрәева, Элина Сафина, Эльвина Туйгульдина, Ольга Давыдова, Эдуард Данилов, Әдилә һәм Җәмилә Хәбибуллиналар чыгыш ясаячак.

Программада – Мостафа Ногман, Әхмәт Ерикәй, Гөлшат Зәйнашева, Әнвәр Давыдов, Ләбиб Айтуганов, Кеазым Баязитов, Мидхәт Миншин, Резидә Вәлиева, Ренат Харис, Наил Касыймов, Рашат Низамиев, Флера Тарханова, Рифкать Гарифуллин, Резедә Гобәева сүзләренә Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Сәяр Хәбибуллин, Рәшит Кәлимуллин, Луиза Батыр-Булгари, Сәйдә Вәлиди, Лидия Әхмәтова, Тәлгать Хәсәнов, Эльмир Низамов, Зоряна Фәрхетдинова, Әдилә Яруллина иҗат иткән әсәрләр яңгыраячак.

Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе –Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский.

Дирижер – Сергей Васильев

Концертны Ирина Кибякова алып бара

1947 елда Казанга Шанхайдан Олег Лундестрем оркестры белән талантлы музыкантлар килә. Биредә төпләнгән оркестр башкаручыларыннан ТАССР дәүләт кинематография оркестры төзелә. Легендар дирижер hәм ул җитәкләгән коллективның тырышлыгы белән башкалабызда джаз юнәлешенә нигез салына. Мэтр үзе Казаннан киткәннән соң, оркестрны озак еллар дәвамында икенче бер «шанхай» джазмены – саксофончы Виктор Деринг җитәкли.

Олег Лундрстем үз чорында татар музыка сәнгатенә джаз рухын кертеп җибәрү өчен гаять зур эш башкара. Ул күренекле музыка эшлеклеләре белән хезмәттәшлектә татар композиторларының әсәрләренә hәм халык көйләренә джаз эшкәртмәләре ясый. Филармония джаз оркестры данлыклы Лундстрем нигез салган классик джаз традицияләрен саклап hәм милли колорит белән тулыландырып, аларны дәвам итәргә омтыла.

mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк