Логотип
Хәбәрләр

Гадел Вафинның яңа эш урыны билгеле

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин КФУ ректоры Илшат Гафуровның киңәшчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмә...

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның элеккеге сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин КФУ ректоры Илшат Гафуровның киңәшчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.

Гадел Вафин яңа вазифада медицина белеме бирү мәсьәләләре һәм бу өлкәдәге тикшеренүләр, шулай ук Университет клиникасы белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк. 

Гадел Вафин тупланган тәҗрибәсенә таянып, КФУның медицина секторын уңышлы үстерүдә генә түгел, ә гомумән университет эшчәнлегендә ярдәм итәчәк, - диелгән университетның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Быел 14 февральдә Гадел Вафин Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасыннан китте. Ул бу вазифаны 2013 елдан биләп килгән иде. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк