Логотип
Хәбәрләр

«...Гаиләдә фаҗига. Без барыбыз да аның сәламәтлеге өчен дога кылабыз»

38 яшьлек җырчының сәламәтлек торышын бөтен ил күзәтә. Юлия Началовада шушы көннәрдә подагра авыруы кискенләшкән һәм кандагы шикәр дәрәҗәсе күтәрелгән. Әүвәл җырчының вәкилләре аны хастаханәгә салу ту...

38 яшьлек җырчының сәламәтлек торышын бөтен ил күзәтә. Юлия Началовада шушы көннәрдә подагра авыруы кискенләшкән һәм кандагы шикәр дәрәҗәсе күтәрелгән. Әүвәл җырчының вәкилләре аны хастаханәгә салу турында берни дә аңлатып бирә алмаган, җанатарларга җырчы Италиядә үзен яхшы хис итә, дип ышандырганнар. Тик кичә йолдызның пиар-вәкиле Анна Исаева, барысы да яхшы булмавын искәртеп узган. «Дөрес, Юлияның хәле начар. Аның янәшәсендә хастаханәдә хәзерге вакытта әти-әниләре, әмма алар кызганычка каршы, элемтәгә чыкмый», - дип сөйләгән Анна Исаева starhit.ru хәбәрчеләренә.

«Гаиләдә фаҗига. Без барыбыз да аның сәламәтлеге өчен дога кылабыз »,— дип уртаклашкан Исаева.

Автор: Александра Иванова

Фото: Legion-Media

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк