“Гаилә” мәчетендә балаларга түләүсез массаж ясыйлар

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Казандагы “Гаилә” мәчетендә чираттагы “Массаж – балаларга” социаль проекты башланды. Бу хакта “Татар-информ”га мәчеттә хәбәр иттеләр.
Әлеге проект кысаларында үз эшләренең осталары балаларга массаж сеанслары үткәрә. Хезмәт түләүсез. Беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән, шулай ук күп балалы гаиләләрдәге һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга хезмәт күрсәтелә.
Әлеге проектка “Гаилә” мәчете белән актив хезмәттәшлек иткән “Апрель” тернәкләндерү үзәге кушылган.
“Гаилә” мәчете, Илкүләм массажистлар ассоциациясе (НАМ) һәм Панфилов массаж мәктәбенең уртак проекты узган ел октябрь аенда узган булган.
Казан мәчетләрендә шундый проект кварталга бер тапкыр үткәреләчәк, дип планлаштырыла. Хәзер язгы сеансларга алдан язылу бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте