Галәвов Дөнья чемпионатына “Имәнлек” станциясенең ачылачагына ышандырды

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Казанда “Имәнлек” ("Дубравня") метро станциясе 9 майда ачылачак. Бу хакта бүген журналистларга “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов сөйләде.
“Мин ышанам, дөнья чемпионатына “Имәнлек” станциясе ачылачак, без аны ачачакбыз” — дип өметен белдерде Галәвов.
“Заказчы да, генподрядчы да түгел, хезмәт күрсәтүче мин. 9ы тапшырсалар— 9ы ук эшлибез”, - дип аңлатты ул.
Станцияне ачу 9 майга планлаштырылган, әмма, һава шартларына бәйле рәвештә, ачылу көне күчерелергә мөмкин.
Шулай ук, яңа станция сафка баскач, пассажирлар агымы да артачак. “11 станциянең проект куәте - тәүлегенә 220 мең кешегә хезмәт күрсәтү. Әлегә ун станциядә тәүлегенә 100 дән 115 меңгә кадәр кеше йөри. Яңа станция эшли башлагач, кеше саны 5-6 меңгә артыр, дип уйлыйм”, - диде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте