Логотип
Хәбәрләр

Галиасгар Камал театры 112нче сезонның 112 меңенче тамашачысын бүләкләде

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 112нче сезонның 112 меңенче тамашачасын бүләкләде. Сезонның 112 меңенче тамашачысы б...

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 112нче сезонның 112 меңенче тамашачасын бүләкләде.

Сезонның 112 меңенче тамашачысы булып Фәридә Зарипова танылды. 112 меңенче тамашачыны Галиасгар Камал театры директоры Илфир Якупов һәм актер Эмиль Талипов котлады.

Фәридә Зарипова “Татар-информ” хәбәрчесенә Камал театрына яратып йөрүен әйтте.

“Миңа 8 майда, минем туган көндә шалтыраттылар, шуңа башта “розыгрыш” дип уйладым. Кичә кабат шалтыраткач кына моның чын икәненә инандым. Бүген бүләкне яраткан артистларымның берсе Эмиль Талипов тапшырды. Театрга еш йөрибез, бүгенге премьерага да чакыру булгач, икеләтә рәхмәтлемен”, - диде Фәридә Зарипова.

Театрның директоры Илфир Якупов театрга тамашачыны җәлеп итәр өчен сәхнәдән тыш чаралар да оештырырга кирәк, дип саный.

“Чараларсыз булмый. Һәрвакыт чаралар уйлап торырга кирәк, бигрәк тә тамашачы белән бергә. Тамашачыны яратырга, тамашачыга рәхмәт әйтә белергә кирәк. 112 меңенче билет безнең рәсми сайттан алынды”, - диде ул.

“Хәзерге вакытта интернет бөтен кешедә диярлек бар. Без аның ярдәмендә тамашачы белән аралаша алабыз, шуңа аны актив кулланабыз. Татар театрына 112 ел булса да, без әле яшь, замана белән бергә атлыйбыз. Яшьләрне интернет аша театрга җәлеп итәргә була. Замана үзгәрә, шуңа без дә тамашачыны җәлеп итү якларын үзгәртергә тиешбез”, - диде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрның директоры Илфир Якупов.

112 меңенче тамашачыны компьютер программасы билгеләгән. Исегезгә төшерәбез, Галиасгар Камал театрына билетларны кассаларда гына түгел, ә интернет аша да алып була.

Камал театры 112 мең тамашачы белән генә чикләнергә теләми. Быел сезон озынайтылды. Футбол буенча Дөнья Чемпионаты туристлары өчен Камал театры 6 июльгә кадәр эшләячәк, шуңа 112нче сезонда кимендә 140 мең тамашачы көтелә. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк