Логотип
Хәбәрләр

Галимҗан Гыйльмановның «Шайтан коткысы» дигән яңа романы

Язучы, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов үзенең «Шайтан коткысы» исемле романын язып бетергән. Әсәр маҗаралы сюжетка корылган. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде. «Мин «Шайтан котк...

Язучы, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов үзенең «Шайтан коткысы» исемле романын язып бетергән. Әсәр маҗаралы сюжетка корылган. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Мин «Шайтан коткысы» исемле романны язып тәмамладым. Бу әсәр минем стилемә хас постмодернистик юнәлештә булса да, чынлыкта ул реалистик эчтәлекле. Романга бик күп идеяләр һәм мәгънәләр салынган. Халыкка бу әсәрне укырга бик кызык булыр дип уйлыйм, чөнки ул маҗаралы сюжетка корылган», ‒ диде Галимҗан Гыйльманов.

Аның сүзләренчә, язучы романын быел бастырып чыгарырга уйлый.

«Бу минем өченче романым булып тора. Аңарчы «Албастылар», «Оча торган кешеләр» романнарын язган идем. «Шайтан коткысы» әсәрен өч ел дәвамында яздым», ‒ дип аңлатты ул.

Галимҗан Гыйльманов ‒ «Тәкъдиргә юл» хикәяләр һәм новеллалар җыентыгы, «Ходай бүләге» повестьлар җыентыгы өчен 2019 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итә.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк