Галимә Гүзәл Сәйфуллина мөселманнарны зикер кылу тарихы белән таныштырды
(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Күпләр зикер итүнең нәрсә икәнең аңламый һәм дөрес бәяләми. Зикер кылуның саваплары, тарихы, дәрәҗәсе югары булуны белеп бетермәүчеләр дә бар, - диде...
(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Күпләр зикер итүнең нәрсә икәнең аңламый һәм дөрес бәяләми. Зикер кылуның саваплары, тарихы, дәрәҗәсе югары булуны белеп бетермәүчеләр дә бар, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Гүзәл Сәйфуллина.
Бүген Гүзәл Сәйфуллина Казан дәүләт консерваториясендә "Зикердән мөнәҗәтләргә: татар фольклорында суфичылык элементлары" дигән темага лекция укыды. Ачык лекция кысаларында галимә Аллаһ Тәгаләне истә тоту, зикер әйтү хакында сөйләде. "Зикер" сүзенең аңлатмасын китереп, аның ислам динендә тоткан урынын, әһәмиятен аңлатты. Шулай ук бу мәсьәләгә кагылышлы аңлатмаларны Коръәннән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтеннән, хәдисләреннән китерде, тыңлаучыларны зикер әйтү тәртибе, тарихы белән дә таныштырды.
"Зикер дигән сүз “искә төшерү” дип тәрҗемә ителә. Раббысын искә төшерүгә мөселманның намазы, уразасы, хаҗы, зәкәте һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган барлык хәерле гамәлләре керә. Мөселманнар көн дәвамында Аллаһу әкбәр, әлхәмдүлилләһи, ләә иләһә илләллаһ дигән сүзләрне кабатлап йөрергә тиешле. Ягъни Аллаһ олугтыр, барлык рәхмәтләр Аллаһы Тәгаләгә генә, Аллаһтан гайре башка ышанулы зат юктыр дигәнне аңлата", - дип билгеләп узды Гүзәл Сәйфуллина.
Килгән студентлар һәм тыңлаучылар игътибарына лектор аудиоязма ярдәмендә Македония, Төркия, Азәрбайҗан халкының зикер кылу үрнәген тыңлатты.
Лекция барышында галимә мөнәҗәтләргә дә тукталды. Мөнәҗәтләрне әйтү традицияләрен дә барлап узды. "Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бу жанр сакланып килә, моңа сөенергә кирәк. Мөнәҗәтләрнең асылында Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята”, - дип белдерде ул.
Гүзәл Сәйфуллина ХII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор һәм Әхмәт Ясәвинең иҗат юлы, суфичылык карашлары хакында да сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк