Логотип
Хәбәрләр

Галим Гомәр Саттаров телне саклауда кеше исемнәре зур әһәмияткә ия, дип саный

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ана телен саклауда кеше исемнәре дә зур әһәмияткә ия. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан ономастика мәктәбенә нигез сал...

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Ана телен саклауда кеше исемнәре дә зур әһәмияткә ия. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан ономастика мәктәбенә нигез салган галим Гомәр Саттаров хәбәр итте.

“Исем сайлау - катлаулы һәм җаваплы эш, - ди Гомәр Саттаров. - Кешенең исеме җисеменә туры килергә тиеш. Исем сүзе элек татарларда булмаган, ул безгә гарәпләрдән кергән. Бездә “ат” сүзе кулланылган. Атың ничек, дия торган булганнар. Татарстанның атказанган артисты, атказанган фән эшлеклесе дигән гыйбарәләр ат сүзеннән килеп чыккан. “Ат” сүзе безгә исем буларак хезмәт итә”.

Гомәр Саттаров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә үзе укыткан чораларны да искә алып узды.

“Казан университетына республикабызның төрле төбәкләреннән татар яки татар-рус, рус-татар мәктәпләрен, гимназияләрен, лицейларын, көллиятләрен тәмамлаган яшьләр килә иде. КДУ ның татар факультетына укырга кергән студентларның күбесе татар сүзләрен ул вакытта ук дөрес әйтә һәм яза белмиләр иде. Мәсәлән: "шәхәр", "Тагир" яки "Тахир", "Фәгыймә", "хәм", "әхәмиятле"... дип сөйли һәм яза иделәр. Аларның сурәт, дикъкать, канәгать, гаярь, хакимият, икътисад, мөхәррир, Гомәр, Гыйләҗев һ. б. кебек сүзләрне дөрес язмаганнары хәтердә. Ә инде хәзер атнасына ике генә татар теле укыган яшьләрдән нәрсә көтәргә?", - дип борчыла галим.

"Туган телебез татар теле - борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Татар теле - һәр әтрафтан гаять бай мираска ия булган тел. Аның үз эчке закончалыклары нигезендә, алга таба үсү-камилләшүе өчен зур потенциаль мөмкинлекләре һәм бай традицияләре бар. Мәгълүм ки, татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөньяда халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Җир йөзендәге 30 дан артык хәзерге төрки телләрдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗә-мәртәбәгә ия булганнарыннан бердәнбере”.

Гомәр ага Саттаров белән тулы әңгәмәне intertat.tatar республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Белешмә: Танылган тел галиме, Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы, шагыйрь, публицист Гомәр Саттаров 1932 елның 2нче июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туган.

1950-1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алган. Укуны тәмамлагач, Тобол дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли.

1959-1962 елларда профессор М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура үткән. 1962 елда Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында эшли башлаган.

1963 елда “Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү” дигән темага кандидатлык һәм 1975 елда “Татарстан АССРның антропонимнары” дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.1967 елдан - доцент, 1981 елдан - профессор,1994-1999 елларда татар теле кафедрасы мөдире булып эшләде.

Гомәр Саттаров Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнгән. Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты. Бүгенге көндә Казанда яши.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк