Логотип
Хәбәрләр

Галимнәр гомерне озынайта торган азыкны атады

Яңа Зеландиянең Отаго университеты һәм Данди университеты (Шотландия) галимнәре клетчатка кеше гомерен озынайта дип саный. Бу хакта аларның Британиянең Lancet медицина журналы тарафыннан бастырылган т...

Яңа Зеландиянең Отаго университеты һәм Данди университеты (Шотландия) галимнәре клетчатка кеше гомерен озынайта дип саный. Бу хакта аларның Британиянең Lancet медицина журналы тарафыннан бастырылган тикшеренү нәтиҗәләре сөйли, дип яза "Известия".

Йөрәк-кан тамырлары авыруларының, диабет һәм башка үлем куркынычы тудыра торган авыруларның үсешен булдырмау өчен көн саен 25-30 граммнан да ким булмаган азык җепселләре (пищевые волокна) кулланырга кирәк.

Белгечләр исәпләп чыгарганча, хатын-кызлар тәүлегенә - 17 грамм, ә ирләр 21 граммга якын файдалы ризык ашый. Клетчатканың гади һәм аңлаешлы ризык булуына карамастан, рационда аның санын арттыру җиңел түгел.

Организмга тәүлегенә 25 граммнан да ким булмаган клетчатка керсен өчен ярты касә солы лачаулары (9 г), кара ипинең зур кисәген (2 г), пешкән ясмык (4 г), кабыгы белән ике алма (8 г), кабыклы бер бәрәңге (2 г) һәм бер уртача кишер (3 г) ашарга кирәк булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк