Логотип
Хәбәрләр

Галия Кайбицкая музее дәүләт статусын югалтырга мөмкин

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукайның укытучысы булган Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин һәм Татар АССРның беренче халык артисты Галия Кайбицкая турында уникаль экспон...

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукайның укытучысы булган Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин һәм Татар АССРның беренче халык артисты Галия Кайбицкая турында уникаль экспонатлар сакланган Галия Кайбицкая музее дәүләт статусын югалтырга мөмкин. Әлеге музей район үзәге булган Зур Кайбыч авылында, элеккеге мәчет булган урында музей өчен салынган бинада урнашкан.

Кичә Татарстанда музейлар челтәрен реформалаштыру турында Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Айрат Сибагатуллин әйтте. Аз керемле музейлар исемлегенә беренче чиратта Галия Кайбицкая, Актаныш, Менделеевск музейлары, Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы керә.

“Реформалаштыруны безнең өчен муниципаль статуска төшерелү мөмкин дип аңлыйбыз инде. Безнең музей зур түгел - өч залдан тора, авыл җирендә урнашкач, без үз мөмкинчелекләребезне беләбез - Казан Кремле, Алабуга музей-тыюлыклары белән ярыша алмыйбыз, керемнәребез дә республиканың зур музейлары дәрәҗәсендә була алмый, әмма без еллык планыбызны үтибез”, - диде музей җитәкчесе Энҗе Мингалиева.

Директор реформаларның үзләренә кагылуына борчылуын белдерде.

Галия Кайбицкая музее - районда бердәнбер музей. Музей фондында 1,5 меңнән артык экспонат бар. Уникаль экспонатлар - Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Галия Кайбицкаяның үз кулы белән язылган мемуарлары, фатирыннан килгән шәхси әйберләре, аның әтисе Мотыйгулла хәзрәтнең балдагы, Камил Мотыйгый мөхәррирлегендә басылган “Әл-гасрел-җәдид” журналының беренче басмасы.

Мәгълүмат өчен. 2018 елда музей ачылганга 20 ел. 2005 елдан бирле дәүләт статусын йөртә. Бина Галия Кайбицкая музее өчен 1998 елда махсус салынган, аны проектлауда артистның улы архитектор С.Айдаров катнашкан. Бина 2013 елда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәме белән капиталь төзекләндерелгән. Музейның штатында дүрт кеше.

Энҗе Мингалиева реформалар музейга кагыла калса да, район үзләрен ташламас, дигән фикердә. “Район җитәкчелеге безне ташламый. Район башлыгы нинди генә сорау белән керсәк тә ярдәм итә”, - диде ул. 

татар-информ

Фото: museum.ru/M2745

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк