«Гашыйк булсам, балалы хатынга да өйләнә алам»

– Илназ, соңгы арада нинди яңалыкларың бар?
– Төркем белән йөрер өчен микроавтобус сатып алдым. Бөтен акчаны шуңа тоткан идем, өегездә утырыгыз дигәндәй, үзизоляция кертелде. Зарланмыйм, дүрт ай эчендә ял иттем, уйларны, эшләрне тәртипкә китердем.
– «Бушану» ничек булды? Күп уйландыңмы?
– «Перезагрузка» кирәк иде. Бөтен техниканы төзәттем. Якыннар белән күрештем. Көн саен диярлек сеңлем – икенче буын туганымның кызы Сәйдә янына керә башладым.
– Сәйдә сине тагын да таныта башлады әле?
– Аның белән видеоларны күп куям. «Инстаграм»ымны активлаштырды. Хәзер ягулык салу станцияләрендә 3 яшьлек Сәйдәгә сәлам әйтәләр. Теле дә «абый» дип ачылды бугай.
– «Кызың бит ул», – дип язучылар күп. «Кайчан гаилә корасың?» – дип сорап ялыктырганнардыр...
– Хәзер ул сорауны бирмиләр. Минем кебек өйләнмәгәннәр күп. Гел Сәйдә белән уйнагач: «Ник үзегезгә бала алып кайтмыйсыз?» – диючеләр бар. Кирәк дип кенә ярамый. Моның өчен яратып, төпле гаилә кору мөһим. Һәрчак өйгә кайтасы килеп торырлык булсын.
– «Гашыйк булсам, балалы хатынга да өйләнә алам», – дигән идең. Фикерең үзгәрмәдеме?
– Алам, әлбәттә. Бу фикерем үзгәрмәде.
Чыганак: Ирек мәйданы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан