Гатина театрда яшь җырчылар өчен мөмкинлекләр булмау турындагы тәнкыйтькә җавап бирде
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балеты театры солисты, алда көтелгән «Сөембикә» операсы премьерасында төп партияне башкаручы Гульнора Гатина «Татмедиа» генераль директоры Андрей...
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балеты театры солисты, алда көтелгән «Сөембикә» операсы премьерасында төп партияне башкаручы Гульнора Гатина «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга биргән эксклюзив интервьюда яшь җырчылар өчен мөмкинлекләр булмавы турында театр адресына әйтелгән тәнкыйть сүзләренә җавап бирде.
«Минем фикеремчә, безнең мөмкинлекләр бирә торган менә дигән опера театры бар, яшьләр бик күп. Безнең җитәкчелек яшьләрне башка төбәкләрдән килүчеләргә бүлеп карамый. Бездә шунда ук зур сәхнәгә ишек ачыла: чыгасың да, төп состав белән операда җырлыйсың», - дип искәртте ул.
Гульнора Гатина сүзләренчә, яшь җырчылар еш кына сәхнәдә уңышка ирешү өчен күпме көч һәм тырышлык куярга кирәклеген аңламый.
Яшьләр: «Минем опера театрында җырлыйсым килә, әмма анда ишекләр ябык», - дигәч, миндә: «Әлеге театрның сәхнәсенә күтәрелү өчен нәрсә эшләдең соң син?», - дигән сорау туа.
Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында дөнья күрде. Интервьюның видеоверсиясен «Татар-информ» агентлыгының YouTube хостингындагы каналында карарга мөмкин. Телевизион версиясе исә «Татарстан-24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне, 15 сентябрьдә – 18.30, якшәмбе көнне, 16 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.
Фото: архив/Илнар Тухбатов, Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк