Логотип
Хәбәрләр

Гавриил Державинның 275 еллыгына багышланган шигърият фестивале зурлап уздырыла

Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль районы оештыра. 14 июльдә бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 275 ел тулуга багышланга...

Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль районы оештыра.

14 июльдә бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 275 ел тулуга багышланган Бөтенроссия шигърият фестивале узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль 10.00 сәгатьтә Казанның Лядской бакчасында (Горький урамы) Г.Р.Державин һәйкәленә чәчәкләр кую белән башлана. Анда Татарстан Республикасы җитәкчелеге, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр, укытучылар, фестиваль кунаклары һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. Алар арасында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бар. Бәйрәмдә «Каравон» һәм «Русская душа» ансамбльләре, Ольга Шатрова, «Импульс-данс» балалар бию коллективы чыгышы көтелә.

13.00 сәгатьтә бәйрәм Лаеш шәһәрендә Гавриил Державин һәйкәле каршындагы мәйданда дәвам итәчәк.

Бәйрәмнең сценарий авторы - КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты профессоры, педагогика фәннәре кандидаты, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Галимуллина, режиссеры: Татарстанның атказанган артисты Дмитрий Язов.

Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль районы оештыра.

  • Лаешка бару өчен 14 июль көнне 10.45 сәгатьтә Г.Державин һәйкәле янында (Мөштәри урамы ягында) гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен микроавтобус торачак.

Фото:Николай Александров/архив

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк