Гаяз Исхакыйның мирасы яңадан СӘХНӘДӘ

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның мирасы яңадан сәхнәдә күрсәтеләчәк. Бу турыда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

13, 14 һәм 24 апрельдә Гаяз Исхакый әсәр буенча куелган “Тормышмы бу?..”спектакленең премьерасын тәкъдим ителә

"Тормышмы бу?" әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала.

Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, спектакльнең режиссер концепциясе татар сәхнәсе өчен яңа булган этюд ысулын куллануны күздә тота. Инсценировканы һәм рольләрне иҗат иткәндә әсәрдән диалоглар гына түгел, шулай ук авторның фикерләре дә, табигатьнең һәм геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтләренең тасвирламалары да үзгәртелмичә алынган.

Спектакльнең режиссеры - Айдар Җаббаров, рәссам - Булат Ибраһимов. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
522
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
757
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1211
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
980
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
764
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1137
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
810
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы