Логотип
Хәбәрләр

Газинур Фәйзуллиннан Айсылуга чәчәкләр, ә хатынга нәрсә?

Кичә ике башкалада безнең татарлар шаулатып концерт бирделәр, берсе Әнвәр Нургалиевның Уфадагы концерты, икенчесе ‒ Мәскәүнең «Измайлово» концертлар залында булып узган «Музыкаль каймак». «Музыкаль ка...

Кичә ике башкалада безнең татарлар шаулатып концерт бирделәр, берсе Әнвәр Нургалиевның Уфадагы концерты, икенчесе ‒ Мәскәүнең «Измайлово» концертлар залында булып узган «Музыкаль каймак». «Музыкаль каймак»ны Айсылу Лерон белән Газинур Фәйзуллин алып барган. Алар икесе дә инстаграм челтәрләренә бергә төшкән фотоларын куйдылар. Анда Газинур Айсылуга чәчәк биргән момент төшерелгән. Айсылу үзенең лентасында «Ялагайлана берәү», дип язган. Ә менә Газинур аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, барысың да аңлатып киткән, Айсылуның тормыш иптәше дөрес уйламас дип борчыла. Беренчедән, бу букет Газинурныкы түгел икән. Икенчедән ул үз хатынына да чәчәкләрне сирәк ала икән, башка хатын-кызлар турында әйтеп тә тормыйбыз инде. Шулай ук хатыны чәчәк сорап интектермәсен өчен, чәчәк бирүнең кайчан планда икәнен дә тәгаенләп киткән, 8 мартсыз Газинур өенә чәчәк күтәреп кайтмаячак икән, хатыны көтмәсен дә.

Сез ничек уйлыйсыз, дөрес эшлиме Газинур, хатын-кызны бернинди сәбәпсез дә чәчәк белән сөендерергә ярамый мени ул?!

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк