Логотип
Хәбәрләр

Әгерҗе кызы тугызынчы сыйныфны тәмамлау турында аерым үрнәктәге аттестат алган

Әгерҗе районында  яшәүче уку алдынгысы, спортта җиңү арты җиңү яулаучы, мәктәп тормышында актив катнашучы Полина Самуткина 9нчы сыйныфны тәмамлау турында аерым үрнәктәге аттестат алган, дип яза җирле...

Әгерҗе районында  яшәүче уку алдынгысы, спортта җиңү арты җиңү яулаучы, мәктәп тормышында актив катнашучы Полина Самуткина 9нчы сыйныфны тәмамлау турында аерым үрнәктәге аттестат алган, дип яза җирле басма.

Гел "биш"леләргә генә укый Полина. Иң яраткан предметлары – рус, мари телләре һәм әдәбиятлары, математика, физкультура. Кечкенәдән китаплар укырга ярата.

"Минем кызым һәр эшкә бик җаваплы карый. Хезмәт ярата, бер минут вакытын да бушка уздырмый", – дип сөйли кызы турында әнисе Любовь Геннадьевна.

Интеллектуаль бәйгеләрдә, олимпиадаларда бик теләп катнаша Полина.

Туган теленең бөтен нечкәлекләренә төшенеп, аның аһәңен тоючы уку алдынгысы мари теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында җиңеп, республикада район данын яклый, анда призер була. Бөтенроссия экология олимпиадасының районда уздырылган этабында да призерлар арасына эләгә тырыш кыз. “Минем Татарстаным“ республика фәнни-тикшеренү бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясый. Төбәкара “Перевод в поле многоязычия“ бәйгесендә дә ул – җиңүче. 2017 елда район укучылары арасында рус телен иң яхшы белүче булып таныла.

Фантазиягә байлыгын иҗади сәләте белән катнаштырып иншаларны шигъри формада язарга ярата, һәрнәрсәдә камиллеккә омтылучы замана баласы.

Мариларның спортка булган мәхәббәте кечкенә чакта ук Полинага да күчә. Һәр көнен ул зарядкадан башлый. Үзен белә башлаганнан бирле чаңгыда шуа. Көн саен хуҗалыктагы эшләрдә әнисенә булышкач, дәресләр әзерләгәч, тренировкага чыга: йөгерә, роликта, велосипедта йөри, кышын чаңгыда шуа. Җитезлеге, үҗәтлеге, осталыгы яхшы нәтиҗәләр дә бирә: үз яшьтәшләре арасында чаңгыда шуу буенча район укучылары арасында, “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы призына уздырылган ярышта,“Мари чаңгы юллары“нда җиңү аңа елмая. Түбән Камада 15 чакрымга узган республика марафонында ул финишка икенче булып килә. Җиңел атлетика буенча районда үткәрелгән ярышта исә беренчелекне беркемгә дә бирми. Мәктәпләрендә баскетбол һәм волейбол буенча иң оста уенчы икәнен дә исәпкә алсак, бу спортчының физик формасы ни дәрәҗәдә яхшы булганлыгын әйтү дә кирәк түгел. ГТО район фестивалендә дә терекөмештәй тере, җилдәй җитез кыз беренчелекне ала. Шундый спортчы, әлбәттә, ГТОның алтын значогына лаек була. Спортның бик күп төрләрен үз итүче Полина алдагы укуын да физкультура һәм спорт белән бәйләргә тели.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк