Логотип
Хәбәрләр

Германиядә Чыңгыз Айтматовны искә алдылар

Германиянең Кёльне шәһәрендә Юнус Эмре институтында Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган чара узган. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. Программа барышында чыгыш ясаган немец язучысы һәм ж...

Германиянең Кёльне шәһәрендә Юнус Эмре институтында Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган чара узган. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Программа барышында чыгыш ясаган немец язучысы һәм журналисты Ирмтрауд Гучке Айтматов әсәрләренең гаделлек, җаваплылык һәм тугрылык кебек кыйммәтләре белән сугарылганлыгын искәрткән. «Айтматов безгә, европалыларга, югалган кыйммәтләр турында белдерә», ‒ дигән Гучке.

Кёльнеда Юнус Эмре институты директоры Йылмаз Булут, үз чиратында, бөек язучы хөрмәтенә чараның үзләре җитәкләгән структурада оештырылганына горурлык хисләре булуын җиткерә.

Программа кысаларында Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» әсәреннән өзекләр укылган.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк