Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Асаева: «Мин бүтән өлкәдә эшли алмыйм, ә ашыйсы килә»

Популяр җырчы башкорт кызы Гөлназ Асаева коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә игълан ителгән карантинның тискәре йогынтысын инде үз өстендә татый башлаган. Концертлар һәм күңел ачу чараларының туктатылуы, билгеле, күп кенә артистларның «кесәсенә» сугадыр.

Шул рәвешле Гөлназ Асаева да уйга калган: «Мин инде үзем тулаем иҗат кешесе буларак аптырашта калдым, чөнки минем белемем дә музыкаль, мин бүтән өлкәдә эшли алмыйм, ә ашыйсы килә. Бүгенге көндә барлык концертлар кичектерелде, димәк финанс ягы да кимеде. Күп иптәшләрем бу өлкәдә эшләгәннәрен белгәч мин дә ныклы адым бн эшләргә булдым, чөнки мине үз үземнән башка эт тә ашатмый, бу факт. Кемнәргә тагын бу замана чире тиде? Нишлибез?» – дип киңәш сорый җырчы Инстаграм язылучыларыннан.

«Һөнәрле кеше үлмәс...» дип әйткән борынгыларыбыз. Гөлназ да шушы сүзләрне күз уңында тотып, күрәсең, үзенә яңа шөгыль эзли.

Комментарийларда Гөлназның тамашачылары һәм сәхнәдәш коллегалары киңәшләр бирә. «Мин авылга качтым, син дә әлегә авылга качып тор, анда яшәп торырга була диләр», дип язган Ябай Малай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Онлайн очрашу концертлар эшлэргэ ойрэнергэ . Бутэн юл элегэ юк...