Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар юл һаләкәтенә очраган

Җырчылар яңа елда да актив эшлиләр, банкетлар, бәйрәм чараларында катнашалар.

Җырчылар яңа елда да актив эшлиләр, банкетлар, бәйрәм чараларында катнашалар.

Яшь җырчы пар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның да кызу эш вакыты. Яңа ел алдыннан гына һава торышлары да бозылып китте, юлларда бозлавык, буран чыгып алды. Шул сәбәпледерме җырчылар юл һәлакәтенә очраган. Бу хакта Гөлназ үзенең инстаграмында хәбәр итте. Аллага шөкер, алар белән бар да тәртиптә. Бары тик машиналары гына зыян күргән, ул хәзер Казанда, җырчылар үзләре Илсурның туган ягы Актанышта. Гөлназ әйтмешли, машина ул тимер генә, аны төзәтеп була, иң мөһиме үзебез исән-сау, калганы өчен борчылмыйм, ди.

Юлларда сак булыгыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк