Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Сәфәрова хыянәт турында: «Очраклы сексны кичерә алам»

Җырчы, артистлар тормышы халык өчен һәрвакыт кызык. Ләкин артистлар алар бөтен серне дә ачып бетермиләр. Гөлназ Сәфәрова бигрәк тә шәхси тормышы белән бүлешергә яратмый. Инстаграм социаль челтәрендә Гөлназ язылучыларына уникаль мөмкинлек бирде, теләсә нинди соравыгызга да җавап бирәм диде. Кайбер сорау-җавапларны сезнең игътибарыгызга җиткерәбез:

Җырчы, артистлар тормышы халык өчен һәрвакыт кызык. Ләкин артистлар алар бөтен серне дә ачып бетермиләр. Гөлназ Сәфәрова бигрәк тә шәхси тормышы белән бүлешергә яратмый. Инстаграм социаль челтәрендә Гөлназ язылучыларына уникаль мөмкинлек бирде, теләсә нинди соравыгызга да җавап бирәм диде. Кайбер сорау-җавапларны сезнең игътибарыгызга җиткерәбез:

-         Мәктәптә дәресләрдән кача идегезме?

-         Әйе, бөтен классны да үз артымнан иярттем.

-         Тәмәке тартканыгыз булдымы?

-         Яшь чагымда мин наркотиклардан кала бар нәрсәне дә татып карадым.

-         Светофорда кызыл төскә чыкканыгыз бармы?

-         Әйе, телефон аркасында.

-         Берәр әйбер өчен оялганыгыз булдымы?

-         Әйе.

-         Урлаганыгыз бармы?

-         Юк! Алла сакласын! Кеше әйберенә тимим, үземнекен бирмим.

-         Әти-әниегез белән талашканыгыз булдымы?

-         Фикер каршылыгы булды, ә алар белән талашырга минем хакым юк.

-         Тавышыгыз югалганы бармы?

-         3 ел элек 1 айга тавышым бөтенләй югалды. Фониатр белән дәваландым, бер ай сөйләшмәскә куштылар. 2 ай мин сөйләшмәдем, музыка тыңламадым. Бик мөһим чаралардан да баш тартырга туры килде.

-         Хыянәтне кичерә алыр идегезме?

-         Нинди булуына карап. Очраклы гына сексны кичерә алырмын дип уйлыйм.

-         Иркә белән сез дә конфликтка кердегезме?

-         Юк.

-         Иренегез кабартканмы?

-         Кашларым, тешләрем, чәчләрем, күкрәкләрем (болай да күренә бугай иде) үземнеке.

-         Яратмаган коллегаларыгыз бармы?

-         Бар. Мин алар белән аралашмыйм.

-         Беренче мәхәббәтегез төшегезгә кергәлиме?

-         Төшкә керми. Мин аны өндә еш күреп торам.

-         Сезгә бирелгән иң сәер бүләк?

-         Ташбака.

-         Сез ирегез белән ял итәргә барасызмы? Сезне гел эштә күрәм.

-         Мин чыннан да бик күп эшлим. Минем холкым шундый. Иремә килгәндә, мин шәхси тормышымны күрсәтмим, ул ябык территория.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк