Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Шәрипҗанова: «Пугачева белән Галкин бик бәхетле, ди»

Берничә көн элек җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың инстаграм битендә бик кызыклы язма пәйда булды. Гөлназ танышына кәләш эзли икән.

Берничә көн элек җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың инстаграм битендә бик кызыклы язма пәйда булды. Гөлназ танышына кәләш эзли икән.

«Минем таныш дус кызлар арасында кияүгә чыкмаганнары бик күп. Шулай бәйрәмнәрдә буйдак егетләр дә күп очрый. Тәртиплеләре сирәк, әлбәттә. Ләкин ул – чыгарма.

Төпчек малай, Башнефть системасында эшли. Кыскасы, акчалы. Үзе әти-әнисенә юбилей оештырып бирде.
24 яшь, Илеш районы, Башкортостан егете. Өйләнергә иде, ди. Кызлар, алга! Монда языгыз, ул үзе җавап бирер сезгә», – дип яза җырчы.

Инстачылар әлеге язма астында бик актив комментарийлар калдыра башладылар.

«Иң мөһиме байлык та түгел, тәртипле, төпле һәм ышанычлы булуы»;

«Байлык түгел, ә тынычлык кирәк һәм тыныч кеше кирәк яныңда! Тынычлыгын булмаса, акча күренми күзгә. Бу егет үз ярын тапсын, уңышлар гына аңа»;

«Мондый егеткә кызлар! Хәлләр булыр хәзер. Хәерлесе булсын», дип уңышлар теләделәр егеткә.

«Үземә алыр идем, әмма ул бик яшь әле», – дип язучыга җырчы аптырап калмый, «Пугачева белән Галкин бик бәхетле, ди», – дип җавап кайтара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк