Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовтан шатлыклы хәбәр!

Ваһапов фестиваленең продюсеры Рифат Фаттахов инстаграмында кызыклы бер вакыйга белән уртаклашты. Фотода ул Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов белән мәдәният министрлыгы бинасы фонында төшкән.

Баксаң алар шатлыклы эш белән йөриләр икән. «Бүген Мәдәният министрлыгында беләсезме нәрсә эшләп йөрдек?! Гөлсирин белән Азатка фатир алу өчен документлар тапшырдык! Алда безне зур эшләр көтә.Аллага тапшырдык! Әйе, Казанда фатир алу җиңел эш түгел. Әнә заманында Филүс Каһиров фатиры артыннан миңа 3 ел чабарга туры килде. Президентка кадәр барып җиттек. Әмма барыбер Филүскә өйләнмәгән килеш үк Казан уртасында өр-яңа йорттан 3 бүлмәле фатир алуга ирештек. Дөрес, бу фатирны мин бер генә тапкыр, ерактан гына күреп калдым. Өй туйлары миннән башка гына узды инде... Аның каравы, хәзер көн саен эшкә барганда да, кайтканда да миңа нәкъ менә Филүс яшәгән йорт яныннан үтәргә туры килә. («Ирония судьбы» дими, ни дисең...). Әмма мин горурланып үтәм! Бу дөньяда кешеләргә яхшылык кылып, биреп яшәргә язсын! Шулай бит, дуслар?» дип язган ул.

Гөлсирин белән Азат өчен без бик шат.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк