Логотип
Хәбәрләр

Голливуд йолдызы Лесли Стивенс татар телен җырлар аша өйрәнә

Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальнең сайлап алу турында Лесли Стивенс «Күбәләк» җырын башкарачак. Голливуд кино йолдызы татар телен җырлар аша өйрәнгән.  «Фестивальдә катнашыр алдыннан...

Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальнең сайлап алу турында Лесли Стивенс «Күбәләк» җырын башкарачак. Голливуд кино йолдызы татар телен җырлар аша өйрәнгән. 

«Фестивальдә катнашыр алдыннан татар тарихы белән таныштым, ләкин барысын да тирәнтен өйрәнү өчен шактый вакыт кирәк. Мин татар телендә берничә сүз өйрәндем. Җырчы Зәринә Вильданова миңа WhatsApp челтәре аша җырлар җибәрде. Фестивальдә без аның белән дуэтта чыгыш ясыйбыз. Гомумән, татар телен җырлар аша өйрәнәм. Фестивальдә мин  Күбәләк җырын башкарам. Аның эчтәлеген бик яхшы беләм, әлеге җырда күбәләк һәм чәчәкләр турында җырлана. Бу җыр мине канатландырды», – диде ул.

Лесли Стивенс әйтүенчә, татар телен һәм җырларын өйрәнү мавыктыргыч күренеш. «Татар җырында кайбер тавышлар, хәрефләр башка төрле яңгырый. «Р» хәрефе француз һәм инглиз телендә бөтенләй башкача яңгырашта. Ләкин музыканы ишетеп, кат-кат кабатлаганнан соң, бу бик кызык шөгыльгә әверелә. Минем өчен татар җырын өйрәнү катлаулы түгел, ә кызык булды», – дип сөйләде ул. 

Фото: Илнар Тухбатов

Чыганак: татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк