Логотип
Хәбәрләр

Гореф-гадәтләр онытыла икән, тел дә, милләт тә юкка чыга – Кадрия Идрисова

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина).  “Милли гореф-гадәтләрен оныткан халык телен дә оныта, милләт буларак юкка чыга”. Бу фикерне “Татар-информ”га “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызла...

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина).  “Милли гореф-гадәтләрен оныткан халык телен дә оныта, милләт буларак юкка чыга”. Бу фикерне “Татар-информ”га “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белдерде.

Әле узган атнада гына Казанда беренче тапкыр шәһәркүләм “Татар кызчыгы-2018” бәйгесе узды. Казанның Мәгариф идарәсе, балалар бакчалары белән берлектә аны Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” оешмасы үткәрде.

“Гореф-гадәтләребез онытыла. Балаларны кечкенәдән өйрәтеп, аңлатып үстерергә кирәк. Менә шушындый чаралар, бәйгеләр аша яшь буынны, алай гына да түгел, хәтта аларның әти-әниләрен дә тәрбияләп була”, – ди Кадрия Идрисова.

Бакча яшендәге татар кызлары катнашында “Нәни энҗеләр” бәйгесе берничә ел уңышлы гына Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы тарафыннан да оештырылып килә. Татарстанда әле аның тәүге тапкыр үткәрелүе. Быел Казанда да “Ак калфак” оешмасы актив эш башлап җибәрде. Казан оешмасын 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова җитәкләде. “Ак калфак” уздырган бәйгеләрнең максаты иң-иңнәрне билгеләү, беренче урыннар бирү өчен түгел. Ата-аналар шуны аңласын иде. Безнең максат – белем бирү”, – дип өстәде Кадрия ханым.

Мәсәлән, “Татар кызчыгы” программасында җыр-биюләр генә түгел, ә милли гореф-гадәтләрне искә төшерергә мөмкинлек биргән сынаулар да булган. Алар арасында – балалар өчен “бармак уеннары”н белү, каз канатларыннан аш-су бүлмәсендә файдалана торган “майлау канаты” ясау, милли ризыклар әзерләү һ.б. Татар кызчыкларына балалар бакчалары да ярдәм иткән – алар бергәләп театральләштерелгән музыкаль чыгышлар әзерләгән.

“Бөтен әзерлек эшләрендә әти-әниләр, тәрбиячеләр булышты. Алар да хәзер үзләренә никадәр мәгълүмат, белем туплады. Шул ук “бармак уеннары”н безнең әбиләребез баланың телен, сөйләмен камилләштерү өчен файдаланган бит. Әйтик, каз канаты да аш бүлмәсендә коймак, камыр ризыкларын, табаларны майлау өчен бик кирәкле экологик яктан чиста әйбер булган. Бу бәйге күпләрдә зур кызыксыну уятты. Киләсе елларда да аны дәвам итәрбез дип планлаштырабыз. Казанга финалны карарга Башкортстаннан җирле “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләре килгән иде, хәзерге көндә анда татар хатын-кызларының 30дан артык оешмасы эшли, алар да үзләрендә кечкенә балалар белән шундый бәйгеләр оештырырга илһамланып китте. Ата-аналарга гореф-гадәтләребезнең асылын аңлатырга гына кирәк, балалар исә тиз өйрәнә, телне дә, гомумән һәр мәгълүматны да тиз үзләштерә”, – дип сөйләде Кадрия Идрисова. Ә 1 июньдә бөтен Россиядән “Ак калфак” вәкилләре Чиләбегә “Нәни энҗеләр” финалына барачак. Май азагында исә “Ак калфак” оешмасы Казанда шулай ук бакча яшендәге балалар өчен, әмма бу юлы малайлар арасында “Татар малае” бәйгесенең финалын уздырачак.

“Әби-бабаларыбыз гасырлар дәвамында туплап, буыннан-буынга тапшырган әхлакый кыйммәтләргә таянган гореф-гадәтләребезне, һөнәрләребезне югалтабыз икән, ана телебезне, мәдәниятебезне, милләтебезне дә онытачакбыз. Болар бер-берсеннән аерылгысыз. Бу һәр милләткә дә кагыла”, – диде Кадрия Идрисова.

“Татар халкы юкка чыкмас, татарлар – тырыш халык. Кайсы илгә, кайсы төбәккә барсаң да күрәсең: тормыш итү, мәдәниятне, телне саклауга көч куялар”, – дип өметен дә белдерде “Ак калфак” җитәкчесе. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк