Логотип
Хәбәрләр

Гыйбадәт кылу, дини йолалар турында нигезләмәдә дин әһелләренең тышкы кыяфәте беркетеләчәк

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” Татарстан имамнарының гыйбадәт кылуларны һәм дини йолаларны бердәй башкарыун күздә тота. Нигезләмәдә дин ә...

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” Татарстан имамнарының гыйбадәт кылуларны һәм дини йолаларны бердәй башкарыун күздә тота. Нигезләмәдә дин әһелләренең тышкы кыяфәте, киенү әдәбе беркетеләчәк. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмалар шурасы утырышында катнашты. Яңартылган шураның беренче җыелышы Россия ислам институтында узды.

Моннан дүрт ел элек “Хозур” нәшриятында “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” әзерләп бастырылган иде. Хәзер әлеге нигезләмәне тулыландыру мәсьәләсе килеп басты. Голәмалар шурасы әгъзалары яңа басмага җомга, бәйрәм намазларын үткәрү, җеназа уку, мәетне юу, кәфенләү, күмү, каберләрне зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре үткәрү, исем кушу, Коръән укыту кебек йолаларны үткәрү тәртипләрен бар нечкәлекләре белән тулыландырып язу һәм әлеге нигезләмәгә никах, талак мәсьәләләрен дә өстәү турында килеште.

“Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” Татарстан имамнары тарафыннан гыйбадәт кылуларны һәм дини йолаларны бердәй рәвештә башкаруны күздә тота. Аның нигезендә дин әһелләре берләштерелгән стандарт нигезендә эш алып барачаклар. Нигезләмәгә дин әһелләренең тышкы кыяфәте, киенү әдәбе мәсьәләләрен дә беркетү күздә тотыла. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк