Логотип
Хәбәрләр

Гыйльметдинов: Телләр турындагы законның өченче укылышы иртәгә була

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов Туган телләр турындагы закон проектының өченче, соңгы укылышы иртәгә була, диде. Бу хакта ул “Татар-информ” х...

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов Туган телләр турындагы закон проектының өченче, соңгы укылышы иртәгә була, диде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Өченче укылыш иртәгә була, анда бернәрсә дә үзгәрми. Бары лингвистик төзәтмәләр генә”, - дип искәртте Гыйльметдинов.

Дәүләт Думасы “Мәгариф турында”гы федераль законга төзәтмәләр турында закон проектын икенче укылышта кабул итте. Бу хакта мәгълүмат Законнар эшчәнлеген тәэмин итү системасы рәсми порталында барлыкка килде.

Илдар Гыйльметдинов закон проекты “туган телләрне һәм дәүләт телләрен вариатив өлешкә чыгару һәм бернинди кысу булмаячак”, диде.

“Алар төп өлештә ничек булган булсалар, алга табан да шулай булачак. Тиешле стандартлар һәм укыту программалары эшләнәчәк. Билгеле, рус телле балалар өчен сайлау мөмкинлеге бар, рус теле шулай ук туган телләр исәбенә кертелгән”, - дип аңлатты Гыйльметдинов.

Депутат сүзләренчә, “Дәүләт Думасы карарында беренче укылышта кабул итүдә билгеләнгән текстка һәм төзәтмәләргә чыктык”. “Карарда булган тәкъдимнәр исәпкә алынган бөтенләй яңа текст” формалашты, диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет башлыгы. 

татар-информ

Фото: Рамиль Гали/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк