Гыйнвардан алып майга кадәр Россиядә халык саны

Гыйнвардан алып майга кадәр Россиядә халык саны 77,8 мең кешегә кимегән

2017 ел нәтиҗәләре буенча, халык саны 77,4 мең кешегә артуы теркәлгән булган.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Россиядә быел гыйнвардан алып майга кадәр халык саны 77,8 мең кешегә кимегән. 1 июньдә барысы 146,8 млн кеше тәшкил иткән. Бу турыда Росстатка сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

2017 ел нәтиҗәләре буенча халык саны 77,4 мең, 2016 елда 259,7 мең кешегә артуы теркәлгән булган.

Россия Федерациясендә 2018 елның гыйнвар-май айларында туучылар саны 651,1 меңгә кадәр кимегән. Узган ел шул чорда 679, 2 мең кеше туган булган. Агымдагы елда гыйнвар-май айларында үлүчеләр саны 798, 3 мең кешегә кадәр арткан. Узган ел шул чорда 791 мең кеше бакыйлыкка күчкән булган.

Фото: pixabay.com

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
513
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Айсылу Габдинова: Илфак Шиһаповның соңгы көннәре минем белән узды, аның нәрсә кичергәнен бик яхшы беләм
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы