Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова бәби көтә?

Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Гүзәр Уразова «Атоми» исемле кибетен ачып җибәрде. Әлеге шатлыклы хәбәр белән җырчы инстаграм битендә уртаклашты.

Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Гүзәр Уразова «Атоми» исемле кибетен ачып җибәрде. Әлеге шатлыклы хәбәр белән җырчы инстаграм битендә уртаклашты.

Язма астында котлау сүзләре белән берьюлы тәнкыйть сүзләр дә пәйда булды. Баксаң, бу юлы укучыларына җырчының күлмәге ошамаган икән.

«Гүзәл салыгыз күлмәгезне, ул сезне тазарта»;

«Әллә Сез дә бәби көтәсез инде?»;

«Әйе шул, корсаклыга охшаган»;

«Бала – ул зур бәхет, исән-сау булыгыз!»

«Карантин ярады тагы: бәби көтәләр, кибет ачалар, мәш килә бу блогерлар», дип язалар инстачылар.

Ничек булса да, Гүзәл Уразованы яңа шөгыле белән котлыйбыз! Эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк