Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова: «Белеп алсалар, бетте баш!»

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова 3 бала әнисе. Йолдызлы гаиләнең олы кызлары Эллари быел 11 сыйныфны тәмамлый, һәм йомгаклау имтиханнарына әзерләнә. Шул рәвешле әти-әнинең җилкәсенә дә зур җаваплылык төшә...

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова 3 бала әнисе. Йолдызлы гаиләнең олы кызлары Эллари быел 11 сыйныфны тәмамлый, һәм йомгаклау имтиханнарына әзерләнә. Шул рәвешле әти-әнинең җилкәсенә дә зур җаваплылык төшә, Гүзәл белән Илдар ата-аналар җыелышларында актив катнаша. Гүзәл Уразова бу хакта үзенең Инстаграм сәхифәсендә уртаклаша.

«Сезнең арагызда балаларының җыелышларына йөрүче ата-аналар күпме ул? Соравыма аптырамагыз, кичә мәктәпкә ата-аналар җыелышына барырга туры килде, Эллариның имтиханнар елы булгач, җыелышлар ешайды. Без мәктәптә укыганда, әти-әнинең җыелыштан кайтуын куркып көтә идек: берәр шаяруны, «койрык»ны белеп алсалар, бетте баш.

Хәзер балаларга нагрузка күп, диләр – килешәм, кичә тыңлаганнарны әле дә уйлап йөрим. Шулай да, без укыганда да нагрузка күп иде – укудан тыш, мең төрле шөгыль табылып торды, әле шуңа өстәп, өйдә әти-әнигә булыша идек. Укудан соң су ташучылар, хуҗалык эшләрен башкаручылар, мондамы Сез?» – дип яза артист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк