Гүзәл Уразовага кисәтү: «Күлмәгеңне салып ат, килешми!»

Бүгенге эстрада артистлары күз өстендәге каш кебек, һәркемнең игътибар үзәгендә торалар. Аларның үз-үзләрен тотышы, гаилә мөнәсәбәтләре, ничек туклануы һәм киенүләре кызыксынучан тамашачыларның игътибарыннан калмый.

Шулай Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың өстендәге күлмәген тәнкыйть утына салганнар. «Бу күлмүгеңне ат инде, бөтенләй килешми...» – дип язган бер пырдымсыз ханым. Җырчының бу сүзләргә күңеле кайткан, «Менә атмыйм әле, үзегез сатып алыгыз да атыгыз яме? Киям әле, рәхәтләнеп, мин аны эшләп, тир түгеп алдым, ул миңа кадерле. Киясем килә икән, киям инде мин аны. Бәхет телим сезгә», – дип җавап кайтарган Гүзәл тамашачысына.

Шулай булса да, Инстаграм тасмасындагы чираттагы язмасында инде җырчы күлмәк сайлауны тамашачылары белән ачык киңәшмәгә куйган.

Кичәгесен ошатмадыгыз, менә хәзер үзегез сайлагыз инде, дуслар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
860
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Зәмирәдән акча таптыралар
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Инфоролик
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы