Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразованы нәрсә борчуга салган?

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова гаиләсе дә карантинда утыра.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова гаиләсе дә карантинда утыра. Артистларның концертлары туктатылу сәбәпле онлайн тормыш тагын да көчәйде, хәер, без үзебез дә шушы авыр көннәрдә моңа бик мохтаҗ.

Гүзәл Уразова бер көнне бөтен гаиләсе өчен битлекләр текте, икенче көнне уенчыклар юылды, өй җыештыруны әйтеп тә торасы юк. Хәзер исә балаларның дистанцион укулары башланып китте. Шулай да җырчы әлеге уңайлы онлайн уку форматына әле барыбер ышанып бетми бугай. «Бер яклап уңайлы дисәң икенче яктан нинди дәрәҗәдә балалар дәресне отып ала инде.. Сез ничек уйлыйсыз, мондый уку төренең киләчәге бармы? Нинди уңай һәм тискәре якларын күрәсез? Сездә ничек? Укыйлармы? Үзләштерәләрме?» ‒ дип тамашачылары белән киңәшә җырчы.

«Виртуально укыйбыз, виртуально яшибез. Нинди киләчәк, Гүзәл? Бу, әлбәттә, минем фикерем. Мин инде әни дә әби дә. Безнең заманда барысы да башкача иде. Ә хәзерге замана яшләре безнең яшкә житкәч шулай яза алыр микән. Дөрес итеп? Безне укыткан укытучылар, классташлар барысы да әле дә күз алдымда! Хәзерге заман яшләренең бу система белән укытудан нинди хатирәләре калыр икән? Шунысы борчый», ‒ дип яза Гүзәлгә бер тамашачы.

Дөрестән дә, уйланырлык һәм борчылырлык нигез бар бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк